73нче янгын-коткару частеның күпчелек хезмәткәре спорт белән дә актив шөгыльләнә. Алар республика һәм илебездә үткәрелә торган төрле ярышларда катнашып, призлы урыннар яулый. Чөнки югары һөнәрмәнлек сыйфатларына ия, рухи яктан чыныккан тәҗрибәле кешеләр генә янгынга каршы уңышлы көрәшә ала бит. Бу җәһәттән яхшы физик әзерлек тә зур әһәмияткә ия.
Шул көннәрдә Әлмәтнең “Снежинка” чаңгы базасында 2нче отрядның 13 янгын-коткару часте арасында чаңгы эстафетасы үтте. Безнең 73нче янгын-коткару частен янгын сүндерүчеләр Анатолий Бульбов, Владимир Кожеманов, Вячеслав Янилкин тәкъдим итте. Алар лаеклы чыгыш ясап, 1нче урын яулады һәм кубок белән грамотага ия булды.
Быел күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасы кысаларында шәһәрдә 14 торакка яңа сулыш өреләчәк : аларда 49 млн сумлык төзелеш-монтаж эшләре башкарылачак һәм 1 августка кадәр әлеге йортларны эксплуатациягә тапшырачаклар.
Иске Чаллы авыл җирлегенә Иске, Урта һәм Түбән Чаллы авыллары керә.
Иске Чаллы авыл җирлегендә тырыш, уңган кешеләр күп.
Шимбә көнне Богдашкинода чаңгы ярышлары буенча традицион турнир узды.
Шимбә көнне нурлатлылар шәһәрнең үзәк мәйданында Май чабу бәйрәмен билгеләп үттеләр.
Узган шимбәдә көннең кар-яңгырлы торуы бәйрәм ярминкәсенә комачаулый алмады – гадәттәгечә авыл хуҗалыгы продукциясен тәкъдим итүчеләр дә, алучылар да шактый булды.
Узган ел Колбай Мораса авыл җирлеге Татарстанда игълан ителгән бәйгедә катнашып, 1 миллион грант откан иде. Аңа "Беларусь-320.4 М"тракторы алдылар.
Шул көннәрдә Биккол авылы мәдәният йортында авыл егетләре һәм Самара өлкәсенең Кошки районының Ермаково һәм Антипкино авыллары егетләреннән торган командалар арасында волейбол ярышлары үткәрелде.
Кичә шахмат-шашка буенча республика темпо-турнирының район туры җиңүчеләреннән торган район командасы Аксубайда үткән зона турында катнашып, 1нче урын яулап кайтты.