Шул көннәрдә Биккол авылы мәдәният йортында авыл егетләре һәм Самара өлкәсенең Кошки районының Ермаково һәм Антипкино авыллары егетләреннән торган командалар арасында волейбол ярышлары үткәрелде. Әлеге чара Әфган сугышыннан совет гаскәрләрен чыгару һәм Ватанны саклаучылар көннәренә багышлап үткәрелде. Самара өлкәсе егетләре белән бикколлылар арасында мондый турнирның беренче генә үткәрелүе түгел. Үткән елда да егетләр мәдәният йортының спортзалында очрашкан булган, ул чагында кунаклар җиңү яуласа, быел уен тигез исәп белән тәмамланган. Әмма исәпнең нинди булуы мөһим түгел, очрашу ике арада дуслык җепләрен ныгытуга хезмәт итә, дип саныйлар Биккол авыл җирлегендә.