Район тарихы

Административ үзәге: Нурлат шәһәре

Мәйданы: 2308,9 кв. км

Халкы: 58290 кеше

Адресы: 423040, Татарстан Республикасы, Нурлат шәһәре, Совет урамы, 98 йорт

Тел.: (84345) 2-06-01, 2-06-02, 2-00-27

Факс: (84345) 2-06-03

E-mail: nurlat@tatar.ru

www-адрес: http://nurlat.tatarstan.ru

Район  һәм шәһәр тарихы

Нурлат муниципаль районы 1930 елда төзелгән, Нурлат шәһәре Республика башкаласы Казаннан 220 км ераклыкта, Нурлат муниципаль районы территориясендә, республиканың иң көньягында Кама арьягы һәм Самара – Идел буе төбәгендә урнашкан. Район территориясе үз эченә 26 авыл җирлеген һәм Нурлат шәһәрен ала.

Район җирләрендә күпчелек кара туфрак өстенлек итә, урман-дала зонасының көньяк өлешендә урнашканлыктан, нефть ятмалары, бентонитлы һәм керамзитлы балчык кебек минералларга бай.

Барлыгы 55344 кеше гомер итә, шулардан 32014 кеше Нурлатта яши. Милләт составы ягыннан, татарлар – 51,8%, чувашлар – 25,2%, руслар – 21,6%, башка милләт вәкилләре – 1,4% тәшкил итә. (2010 елгы Бөтенроссия халык санын алу нәтиҗәләре мәгълүматлары буенча)

Район икътисадында нефть чыгару, халыкны электр энергиясе, газ һәм су белән тәэмин итү алдынгы урынны алып тора. Икътисад үсешенең беренчел бурычы - алга таба үсешкә, яңа эш урыннары булдыруга, салым керемнәрен арттыруга этәргеч буларак районга инвестицияләр җәлеп итү.

Хуҗалыкларның кече формалары ныгый, 67 крестьян-фермер хуҗалыгы бар (шуларның 47се терлекчелек, 14е игенчелек белән шөгыльләнә). Алар үз терлекләрен ашату өчен дә, халыкка һәм коммерция структураларына сату өчен дә бөртекле һәм азык культуралары үстерү белән шөгыльләнә.

Авыл хуҗалыгы тармагының мөһим юнәлеше - шәхси хуҗалыклар. Шәхси ярдәмче хуҗалыклар өлкәсендә уңай динамика күзәтелә, бүгенге көндә 11974 шәхси ярдәмче хуҗалык исәпләнә. Алар ел саен дәүләт ярдәме программаларында катнаша, терлек асрауга, кош-корт һәм таналар сатып алуга, шулай ук мини-фермалар төзүгә субсидияләр ала.

Районда 29 мәктәпкәчә белем учреждениесе һәм 2670 бала йөри торган 9 мәктәпкәчә төркем булган 8 гомуми белем мәктәбе, 6006 укучыга белем биргән 33 гомуми белем учреждениесе (шулардан: 1 гимназия, 19 урта, 8 төп, 5 башлангыч мәктәп) бар. Шулай ук 8нче төрдәге махсус (коррекцион) гомуми белем интернат-мәктәбе, «Нурлат аграр техникумы» урта һөнәри белем учреждениесе, 1 өстәмә белем учреждениесе (Балалар иҗаты үзәге) эшли.

Милли мәгариф системасына заманча педагогик технологияләр һәм методикалар кертү өлкәсендә системалы эш алып барыла. Туган телдә белем алучы балалар 56%ны тәшкил итә. Районда 50 авыл мәдәният учреждениесе, 6 шәһәр тибындагы мәдәният учреждениесе («Грани» шәһәр мәдәни - ял үзәге, Югары Нурлат һәм Түбән Нурлат мәдәният йортлары, Ключи клубы, республика Халыклар дуслыгы йорты Ассамблеясенең ресурс үзәге саналган Халыклар дуслыгы йорты), 2 музей (Нурлат шәһәре Кама аръягы төбәк тарихы музее һәм Г. Кариев исемендәге Колбай - Мораса авылы музее) эшләп килә. Иҗат коллективлары республика һәм Россия күләмендәге конкурсларда һәм фестивальләрдә актив катнаша. Районда 10 коллектив «Халык үзешчән коллективы» исемен йөртә. Шәһәрнең барлык балалар бакчаларында өч яшьтән инглиз теле өйрәтелә. Районда 256 спорт объекты эшли.

Нурлатлылар физик культура һәм спорт белән актив шөгыльләнә. Спорт белән даими шөгыльләнүчеләр саны бүгенге көндә 2600дән артык– бу 48,6%. Ел саен районда 400дән артык массакүләм физкультура-сәламәтләндерү һәм спорт чаралары үткәрелә, шулай ук район спортчылары зона, республика, Россия күләмендә үткәрелгән чараларда катнаша.

Районда үзәк хастаханә, 5 табиблык амбулаториясен, 1 участок хастаханәсен һәм 51 фельдшер-акушерлык пунктын берләштергән дәвалау-профилактика учреждениеләре челтәре эшли, санаторий бар. Шулай ук 15 кече эшмәкәрлек субъекты медицина хезмәтләре күрсәтә, шул исәптән 3 диагностика үзәге, 8 стоматология клиникасы, 3 «Доктор Оптика» салоны һәм «Прозрение» күз микрохирургиясе офтальмология үзәге.

Соңгы яңарту: 2025 елның 28 апреле, 13:07

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International