Спортта да сынатмыйлар

2017 елның 27 феврале, дүшәмбе

73нче янгын-коткару частеның күпчелек хезмәткәре спорт белән дә актив шөгыльләнә. Алар республика һәм илебездә үткәрелә торган төрле ярышларда катнашып, призлы урыннар яулый. Чөнки югары һөнәрмәнлек сыйфатларына ия, рухи яктан чыныккан тәҗрибәле кешеләр генә янгынга каршы уңышлы көрәшә ала бит. Бу җәһәттән яхшы физик әзерлек тә зур әһәмияткә ия. 
Шул көннәрдә Әлмәтнең “Снежинка” чаңгы базасында 2нче отрядның 13 янгын-коткару часте арасында чаңгы эстафетасы үтте. Безнең 73нче янгын-коткару частен янгын сүндерүчеләр Анатолий Бульбов, Владимир Кожеманов, Вячеслав Янилкин тәкъдим итте. Алар лаеклы чыгыш ясап, 1нче урын яулады һәм кубок белән грамотага ия булды.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International