Нурлатлылар республика шашка-шахмат темпо-турнирының зона этабыннан җиңү белән кайтты

2017 елның 22 феврале, чәршәмбе

Кичә шахмат-шашка буенча республика темпо-турнирының район туры җиңүчеләреннән торган район командасы  Аксубайда үткән зона турында катнашып, 1нче урын яулап кайтты. “Зона туры Аксубайның “Юность” универсаль спорт залында үтте. Анда 5 районнан командалар катнашты. Һәм команда әгъзаларының һәркайсы лаеклы чыгыш ясый алды. Команданың уңышына шахмат буенча Җәмилә Мингалиева 1нче, Александр Тайгильдин 4нче, шашка ярышларында Миннегөл Куропаткина 1нче, Рифкать Сафиуллин 3нче урыннарны яулап зур өлеш кертте”, – ди районның ветераннар Советы рәисе Разия Садретдинова.  Билгеле булганча, быел темпо-турнир Татарстанда ветераннар хәрәкәтенең 30 еллыгына багышлап үткәрелә һәм  Нурлат командасы хәзер  1 мартта үтәчәк республика турында катнашырга әзерләнә.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International