Нурлатта йортлар яңара

2017 елның 26 феврале, якшәмбе

Быел күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасы кысаларында шәһәрдә 14 торакка яңа сулыш өреләчәк : аларда 49 млн сумлык төзелеш-монтаж эшләре башкарылачак һәм 1 августка кадәр әлеге йортларны эксплуатациягә тапшырачаклар.
Алты күпфатирлы йортта – Куйбышев ур.35, Пионер ур.1, Завод ур.7, Циолковский ур.11, Самаренкин ур.6 һәм Совет ур.187 йортларда капиталь ремонт эшләре башланган да инде. Якшәмбе көнне  район башлыгы Равил Кузюров шәһәрдә капиталь ремонт планына кергән торак йортларда эшнең барышын карады. Нурлат муниципаль районы шәһәре башкарма комитетлары җитәкчеләре Әсгать Габдуллин, Нәгыйм Сафиуллин  һәм төзүчеләр, ТСЖлар җитәкчеләре озатуында ул   йортларда  булды һәм подрядчылар белән очрашты.
Республиканың Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгыннан алынган мәгьлүматларга караганда, быел Нурлаттагы 14 күпфатирлы торакка капиталь ремон үткәрү өчен 49 миллион сум акча тотылачак. Аның – 13126245,14 сумы республикадан, 11млн.288 мең сумы– җирле бюджеттан, 24 718094,52сумы – фатирлар хуҗаларыныкы. 
 Завод урамы 7 һәм Циолковский урамы 11йортларда  – «Новый дом» җәмгыяте хезмәткәрләре өй эчендәге электр  һәм өй эчендәге салкын су, канализация линияләрен алыштырылган да инде. 
- Без  өч күпкатлы йортта капиталь ремонт эшләре белән мәшгульбез, - ди “Новый дом» төзелеш кампаниясе директоры  Вячеслав Овчинников.   - Урамда салкыннар торганда эчке эшләр белән шөгыльләнәбез. Көннәр җылыту белән тәрәзә –ишекләр алмаштыру эшенә керешәчәкбез. Тәрәзәләр, ишекләр сатып алынган. Куйбышев урамы 35 нче йортта “Татспецстрой» җәмгыяте хезмәткәрләре хәзерге вакытта  түбәне  алмаштыру белән мәшгульләр.
-Материал белән вакытында тәэмин итәләр. Тулы көчкә эшлибез. Түбәнең торышы бик аяныч иде. Хәзер күзгә күренеп яхшыра. Иң мөһиме, кешеләр дә безнең хезмәтебезне хөрмәт итеп, төзекләндерелгәнне сакласыннар иде,- диләр эшчеләр.
Йортларны капиталь төзекләндерү – республикада социаль әһәмияткә ия программаларның берсе. Ул 2008 елдан бирле тормышка ашырыла. Программа 2043нче елга кадәр исәпләнгән. Программада каралган эшләрдә үзгәрешләр юк, шул ук фасадлар, подъездлар ремонтлана; электр, инженерлык челтәрләре алмаштырыла, түбәләр яңартыла.
Йортларны төзекләндерү буенча эшләр башкару вакыты бик кыска, дип билгеләп үтте район башлыгы Равил Кузюров. “1 августка программага кертелгән барлык йортлар төзекләндерелгән һәм кабул итү комиссиясенә тәкъдим ителгән булырга тиеш ”, - диде район башлыгы.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International