Кичә “Бердәм Россия” партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсе әгъзалары “Яшь гвардия”, “Форпост” яшьләр оешмалары белән берлектә Нурлатның мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен интернат-мәктәбендә Ватанны саклаучылар көненә багышлап чара үткәрделәр.
2017 елның 31 мартыннан алкоголь, шул исәптән сыра белән сәүдә итүче оешмалар һәм шәхси эшмәкәрләр сатып алучылар белән исәп-хисап ясаганда контроль-касса техникасыннан файдалана башлаячаклар.
Шимбә, 25 февральдә, шәһәрненең үзәк мәйданында “Май чабу бәйрәме.
Үткән атна азагында Самара өлкәсенең Кошки район үзәгендә урнашкан “Җиңү” боз сараенда Ватанны саклаучылар көненә багышлап тимераякта фигуралы шуу буенча үткәрелгән ачык ярышлардан “Ледок” Балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә Василий Борисенко һәм Ксения Пайрамова кул астында шөгыльләнүче 15 яшь фигуралы шуучыдан торган команда катнашып, шуларның 10сы призлы урын белән кайткан.
Бүген Нурлатта эшче визит белән ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов булып китте.
25 февральдә Гыйматдинов урамының үзәк өлешендә авыл хуҗалыгы бәйрәм ярминкәсе үтәчәк.
Бүген “Бердәм Россия” партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсе җәмәгать кабул итүе бүлмәсендә Ватанны саклаучылар көне кысаларында Бөек Ватан сугышы, хәрби хәрәкәтләр ветераннары өчен Түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне үтә.
18 февраль көнне Нурлат автомобиль юлары идарәсе вәкилләре Радик Ибраһимов белән Николай Жирнов “Татнефтедор” ОООсының җыелма командасы составында “Татнефть” ПАОсының XXX спартакиадасы кысаларында үткәрелгән чаңгы ярышларында катнашып, матур нәтиҗәләр күрсәткәннәр.
Түбән Нурлатта Әфган сугышында һәлак булган Миншакир Бакиров истәлегенә волейбол турниры быел да сугышчы-интернационалистлар, хәрби хәрәкәтләр ветераннары һәм микрорайонда яшәүчеләрнең актив катнашында үтте.
Җомга көнне шәһәр Мәдәният сараенда Нурлат шәһәре предприятиеләре һәм оешмаларының яшьләр командалары арасында үткән КВН уеннары нурлатлылар арасында юмор хисенә бай, сәләтле артистларның күп булуын күрсәтте.