Биография
1967 елның 11 февралендә Татарстан АССРның Октябрь районы Нурлат шәһәрендә туган.
Белеме
- Уфа дәүләт нефть техник университеты - «Нефть һәм газ ятмаларын эшкәртү һәм эксплуатацияләү» белгечлеге, инженер (1999);
- Россия Федерациясе Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе («МВА: инновацион һәм проект менеджменты» яңадан һөнәри әзерлек программасы буенча) (2011).
Техник фәннәр кандидаты (2016)
Хезмәт юлы:
1984-1992 А.Н. Туполев исемендәге Казан авиация институты, студент;
1985-1987 СССР Кораллы Көчләре сафларында хезмәт итү;
1992-1995 Нурлат УТТсы (Технологик транспорт идарәсе), эксплуатацияләү бүлеге башлыгы;
1995-1999 «Нурлатнефть» НГДУсы, ЦИТС (инженер-технологик хезмәт цехы) начальник урынбасары, әйдәп баручы инженер;
1999 - 1999 «Нурлатнефть» НГДУсы, ЦДНГ-1 (нефть һәм газ чыгару цехы-1), нефть чыгару буенча мастер;
1999 - 2005 «Татнефтеотдача» ЯАҖ, ЦДНГ-2 (Нефть һәм газ чыгару цехы-2), участок башлыгы, цех башлыгы;
2005 - 2019 «МАКойл» ЯАҖ, башкарма директор, генераль директор;
2019 - 2023 «МАКойл» АҖ, генераль директор;
2023 елдан - Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы Башлыгы.
Дәүләт бүләкләре һәм казанышлары:
«Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале (2005)
Татарстан Республикасының «Фидакарь хезмәт өчен» медале (2022)
«Татарстан Республикасы Атказанган нефтьчесе» мактаулы исеме (2017)
Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы министрлыкларының, ведомстволарының һәм иҗтимагый оешмаларының медальләре, билгеләре, дипломнары, мактау грамоталары.