Биляр Озеро мәктәбенең 11нче сыйныф укучысы Илүзә Мирсәетова татар теле һәм татар әдәбияты фәннәре буенча республика олимпиадаларында катнашып, икесеннән дә призерлар арасына керде.
Нурлат хендмейдерлары – кул эшләре осталарын хәзер шулай атау модада –язны традиция буенча үз эшләре ярминкәсе белән каршы алдылар.
16 гыйнвардан февраль азагына кадәр Татарстанда игълан ителгән “Снегоход” операциясе кысаларында полиция һәм аучылык службалары белән берлектә шәхси һәм юридик затларның кар машиналары тикшерелде.
Күчмә Кубокны Нурлат инкассаторлык участогы начальнигы Фәрит Галимовка Татарстан инкассаторлык идарәсенең еллык йомгаклау киңәшмәсендә тапшырганннар.
Бүген район башлыгы Равил Кузюров район һәм шәһәр башкарма комитетлары, идарәче оешмалар, ресурслар белән тәэмин итүче һәм сервис оешмалары җитәкчеләре катнашында үткәргән эшче киңәшмәдә бүгенге көндә актуаль булган төп мәсьәләләр каралды.
Туберкулез – кешеләр һәм хайваннварның барлык төрләренә хас булган йогышлы, хроник авыру.
1 мартта Бөтендөнья гражданлык оборонасы көне билгеләп үтелә.
Кышның өч ае эчендә Нурлат район үзәк хастаханәсендә 94 сабый дөньяга килгән: 47 малай һәм шулкадәр үк кыз.
Дүшәмбе көнне район авыл хуҗалыгы формированиеләренең икътисадый нәтиҗәлелеген баланс комиссиясендә карадылар.
“Ледок” Балалар-үсмерләр спорт мәктәбе укучылары Лениногорск шәһәрендә батутта һәм акробатик юлда сикерүләр буенча үткән ачык беренчелектә янә мактау пьедесталының барлык баскычларына күтәрелделәр.