Бурычлар җитди, эшләр нәтиҗәле

2017 елның 26 феврале, якшәмбе

Иске Чаллы авыл җирлегенә Иске, Урта һәм Түбән Чаллы авыллары керә. Аларда барлыгы 553 хуҗалык, 1757 кеше исәпләнә. Муниципаль берәмлек территориясендә капиталь ремонтланган башлангыч һәм урта мәктәп, ике балалар бакчасы, ике мәдәният йорты, клуб, табиблык амбулаториясе, ике фельдшер-акушерлык пункты, ике почта бүлекчәсе, Сбербанк филиалы, чиркәү, мәчет, пилорама, сугым цехы бар, алты кибет хезмәт күрсәтә. Бер сүз белән әйткәндә, биредә уңайлыклы тормыш алып бару өчен бөтен шартлар да тудырылган. Дәүләт программалары һәм район җитәкчелеге, иганәчеләрнең ярдәме исә көн кадагында торган мәсьәләләрне үзвакытында чишәргә мөмкинлек бирә. Соңгы елларда гына да биредә шактый күләмле эшләр башкарырга өлгергәннәр. Авыл җирлеге башлыгы Иван Захаров узган елда территорияне төзекләндерү буенча башкарылган һәм алда торган эшләрне үзгә бер горурлык һәм сөенеч белән саный, чөнки аларның барысы да җирлектә яшәүчеләрнең мәнфәгатьләрен кайгыртып башкарылган бит. Мәсәлән, авыл эчендәге юлларны норматив хәлгә китерү программасы буенча Урта Чаллы авылында 700 метр озынлыктагы юл ремонтланган. Иганәчеләр ярдәме белән Иске Чаллы авылы юлының 100 метрына вак таш түшәлгән. “Чиста су” программасы буенча Иске Чаллыда су үткәрү челтәре сузылган, Түбән Чаллының Полевая урамындагы кое ремонтланган. Иске Чаллы мәдәният йортына капиталь ремонт тәмамланган. Урам утларын торгызу программасы да актив тормышка ашырыла. Узган ел район бюджеты ярдәме белән Түбән Чаллы авылы аша 4 км озынлыкта 5нче СИП линиясе сузылган. Быел бу программага Иске Чаллы авылы кертелгән.  Гидротехник корылмага капиталь ремонт быел да дәвам иттерелә. 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International