Барысы да – халык өчен

2017 елның 25 феврале, шимбә

Узган шимбәдә көннең кар-яңгырлы торуы бәйрәм ярминкәсенә комачаулый алмады – гадәттәгечә авыл хуҗалыгы продукциясен тәкъдим итүчеләр дә, алучылар да шактый булды. 
Күңелле музыка, бђйрђм костюмнары кигән мәдәният хезмәткәрләре, сәүдә нокталарында кайнар чәй һәм хуш исле  коймак... Ярминкә шәһәрлеләрне иртәдән шулай каршы алды. Әлбәттә инде, продукцияләренең ассортименты да калышырлык түгел. Көннәр язга кереп барганда авыл кешеләренең запаслары инде кимеп барса да, төрле төрдәге ит, сөт һәм сөт ризыклары, бөртек, яшелчәләр тәкъдим итүчеләр шактый. Мәсәлән, “Сөләйманов Ә.И.” КФХсыннан гына да продукцияне 10 тонна алып килгәннәр. 
– Бәрәңге, бодай, арпа, солы һәм борчакны һәркайсын 2шәр тонна алып килдек, - ди  хуҗалык җитәкчесе Ирек Хәйдәрҗанов. 
Алып килгән товарларының бәяләре дә базар һәм кибетнекенә караганда күпкә арзанрак, шуңа да бу көнне яшелчә һәм бөртек запасы ясап калучылар һич тә оттырмады. 
“Нурлат шикәре”  җәмгыятенең автомашинасы янында да чират тезелгән. Шикәр комының килограммы нибары 38 сумнан, алга карап эш итүче хуҗабикәләр җәйге кайнатмалар ясау чорына запас ясап калырга ашыга. Нурлатлы Тәскирә апа Сәлахова да 5әр килограммлы ике капчык шикәр комы алып китте,
– Кибеттәгегә караганда арзанрак та, Нурлат  шикәренең сыйфаты да яхшырак, - ди ул. – Ярминкәне көтеп алдым, үземә генә күтәреп кайтырга кыен булыр дип күршемне дә алып килдем әле. 
Ә ярминкәдән һәркем үзенә кирәкле товарын таба алгандыр, мөгаен. Гомумән, авыл хуҗалыгы предприятиеләре, шәхси эшмәкәрләр, шәхси ярәмче һәм фермер хуҗалыклары, авыл җирлекләренең һәркайсы бәйрәм ярминкәсенә ныклап әзерләнгән. Алма, балык, тозланма һәм кайнатмалар, тере тавыклар, сыр продукциясе... Шунда ук хәтта печән дә бар, Фома авыл җирлегеннән Фәнис Гомәров үзенең шәхси хуҗалыгыннан 80 төргәк алып килгән аны. Үзенең дә терлекләре дистәдән артыграк,  артканын ярминкәгә алып килергә булган. Фомалылар бу юлы шәһәрлеләрне бөтенләй дә гаҗәпләндерде дияргә була, авыл җирлегенең сәүдә ноктасында кулдан киселгән токмач та тәкъдим иттеләр хәтта. 
Бәйрәм ярминкәсе белән иртәннән район башлыгы Равил Кузюров та танышып чыкты, ассортиментны карады, шәһәр һәм авыл халкы  белән аралашты. Ярминкәләр иң беренче чиратта халык өчен оештырыла бит, һәм аларның фикерен ишетү киләсе ярминкәләрне оештырганда џичшиксез исәпкә алыначак. 


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International