Иске Чаллы авыл җирлегендә тырыш, уңган кешеләр күп. Шуларның берсе – Владимир Антонов. Аның алтын куллары теләсә нинди тимергә дә җан өрә. Быел кышын ул беренче тапкыр үзе ясаган снегоходны сынап караган. Сатудагы снегоходлардан егәрлеге ягыннан бер дә калышмаучы бу транспорт чарасы тулысынча диярлек кул астындагы материаллардан җыелган.
– Бердәнбер сатып алган әйберем – скутер двигателе булды, – ди Владимир Валентинович. – Калган өлешләренә остаханәмдәге запас частьларны кулландым. Мисал өчен, руль һәм фараларын иске мотоциклдан алдым, алгы ягын гадәти чаңгыларга бастырсам, арттагы чылбырлар урынына урталай киселгән торбалар ялгадым.
Дөрес, снегоход тизлеген сәгатенә 35 км.га кадәр җиткерә алса да, әлегә ул Владимир Валентиновичның оныкларын ишегалдында йөртү өчен генә кулланыла икән. “Карда батып кала, эшләп бетерәсе бар әле”, – ди оста.
Ишегалдының икенче бер читендә калын брезент астында квадроцикл да үз чираты җиткәнен көтә. Владимир Валентинович аны мотоблок нигезендә ясаган. Гөмбәгә, печәнгә бару өчен менә дигән транспорт чарасы. Кирәк булганда сүтеп, бакча сөрергә, буразналарны өяргә дә мөмкин икән. Владимир Антоновның үз остаханәсе дә бар. Анда хуҗаның үз куллары белән ясалган җайланмаларны санап бетерерлек түгел. Күпфункцияле циркуляр станок үзе генә дә ни тора. Останың тормышы гына түгел, хезмәт юлы да механика белән бәйле булган. Озак еллар ул СМУ-53, НУАД оешмаларында ялгаучы, аккумуляторчы, слесарь булып эшләгән. Әмма техника белән кызыксынуы бала чагыннан ук килә икән.
– Миңа 5 яшьләр чамасы булгандыр, бер авылдашыбыз ремонтка дип әтигә үзенең тегү машинасын алып килгән иде, – дип искә ала ул. – Яраксыз булган, күрәсең, бик озак кулланусыз яткан шул машинаны тулысынча сүтеп карадым. Сүтү-җыю белән мавыгуым шуннан башланды.
Ә авыл үз Кулибины белән чын-чынлап горурлана ала, мондый сәләт бик сирәк кешеләргә генә бирелә бит.