Җырлап – биеп кышны озаттылар

2017 елның 25 феврале, шимбә

Шимбә көнне нурлатлылар шәһәрнең үзәк мәйданында Май чабу бәйрәмен билгеләп үттеләр. Әлеге чара  күп санлы кунакларны җыйды. Шатлык һәм күңел ачу атмосферасы биредә  беркемне дә битараф калдырмады. Кунакларны җыр–биюләр белән каршылап, әйлән–бәйләнгә алып керделәр. 
Кышны озатырга район башлыгы урынбасары Флюра Ногуманова, район башкарма комитеты җитәкчесе Әсгать Габдуллин һәм башка мәртәбәле кунаклар килгән иде. Флюра Рәшитовна шәһәрдәшләребезне район башлыгы Равил Кузюров исеменнән бәйрәм белән котлады, изге теләкләрен ирештерде.
Сәхнә түрендә  коллективлар, үзешчәннәр чыгыш ясады. Бәйрәм программасын алып баручылар тамашачыга Масленица бәйрәменең тарихы, аның асылы һәм үзенчәлеге турында сөйләделәр, Май чабу белән бәйле мәкальләр, табышмаклар әйттеләр.
–Май чабу атнасында православие халкы уйнап-көлеп кышны куа, табигатьне уята. Йола буенча, май чабу атнасында кунактан-кунакка йөрү гадәте каралган. Май чабуның төп атрибуты - түгәрәк коймак. Йола буенча, кояш символы атна буена һәр гаиләдә әзерләнә. Җиденче, ягъни соңгы көннәрендә православие халкы бер-берсеннән гафу сорап, кунакка йөри һәм тәмле ашлар белән сыйлана,– ди өлкәннәр. 
Биредә һәркем үзенә охшаганча кәефен күтәрә ала иде. Бәйрәмнең оештыручылары спорт уеннары, конкурслар да әзерләгән иде. 
Бәйрәм уңаеннан нурлатлыларга, камыр ризыклары, кайнар чәй тәкъдим иттеләр. Ә бәйрәмнең төп бизәкләренең берсе булган коймакка сорау аеруча зур иде. 
Бәйрәмнең кульминациясе традицион төстә Масленица карачкысын яндыру булды. Әлеге йоланы бәйрәмдә катнашучы һәркем тамаша кылды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International