Шимбә көнне Богдашкинода чаңгы ярышлары буенча традицион турнир узды.
Профессор, РФның атказанган физик культура хезмәткәре Георгий Цыганов призларына үткәрелгән 10нчы юбилей турниры спорт залында тантаналы өлештән башланып китте. Ярышларда катнашучыларны район башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт буенча бүлеге начальнигы Әнәс Нәбиуллин, Богдашкино авыл җирлеге башлыгы Михаил Белов, Георгий Цыгановның кече кызы һәм энесе Татьяна Кириллова белән Игорь Цыганов, турнирның баш хөкемдары Иван Белов сәламләделәр.
– Ул бөек педагог иде, – диде әтисенең якташларына мөрәҗәгать итеп Татьяна Георгиевна. Һәм иң беренче чиратта ул ел саен йөзләгән спортчыларны берләштерә торган турнир өчен рәхмәтен белдерде. – Ул үзенең шәфкатьле, мәрхәмәтле йөрәге белән күпме укучыларны җылытты. Һәм алар аны хәтерлиләрдер, дип ышанам. Аны хәтерләмичә мөмкин түгел.
Бу көнне ярышларда 300дән артык спортчы катнашты. Һава торышы шартлары үзгәрү нәтиҗәсендә чаңгы юлларының координатлары бераз үзгәрү дә чаңгычыларның җиңүгә булган омтылышларын киметмәде. Алар үз осталыкларын, тизлек һәм холыкларын югары дәрәҗәдә күрсәтте. Финишка кадәр берәү дә дистанциядән төшеп калмады. Турнир бүләкләре өчен нурлатлылардан тыш, республикабызның Казан шәһәре, Әлмәт, Яр Чаллы, Аксубай, Әлки, Чирмешән, Чистай районнары спортчылары көрәште. Традицион турнирның кунаклары – Самара өлкәсенең Шентала, Чаллы Башы, Клявлино, Сергиевск районнары, Димитровград чаңгычылары да килгән иде.
– Безне Георгий Цыганов призларына үткәрелә торган турнир белән нык дуслык җепләре бәйли. Аны калдырмаска тырышабыз, ел саен катнашабыз. Нурлат спортчылары көчле, әмма без дә калышмыйбыз, – дип фикерләре белән уртаклашты Шентала районының спорт бүлеге баш белгече Виталий Мрясов, безнең чаңгычыларны да үз ярышларына чакырып.
Безнең спортчыларның күпчелеге, җитди көндәшлеккә дә карамастан, югары уңышларга иреште. Гомумән, бу көнне бүләкләрнең 27 комплекты уйнатылды. Команда зачеты буенча җиңүчеләргә кубоклар бирелде. 1нче урынга Аксубай районы командасы лаек булды, алар турнирның иң күпсанлы кунакларыннан булды. 2нче урынга нурлатлылар чыкты, ә 3нче урынны хуҗалар – Богдашкино авыл җирлеге командасы яулады. Шулай ук турнирның иң яшь катнашучысы – Казаннан биш яшьлек Федор Васильев белән иң өлкән спортчы – Нурлаттан Петр Казаков билгеләп үтелделәр.