ЯҢАЛЫКЛАР


22
август, 2014 ел
җомга
Бүген, 22 августта, шәһәр Мәдәният сараенда район мөгаллимнәренең август киңәшмәсе узды. Быелгы олы сөйләшү “Мәгариф сыйфаты белән идарә итү: өстенлекле бурычлар, механизмнар һәм технологик карарлар” дигән темага багышланды.  Киңәшмә эшендә ТР Премьер – министры урынбасары Энгель Фәттахов, район башлыгы Равил Кузюров, ТР Дәүләт Советы депутаты, “Нурлатнефть” НГДУсы начальнигы Илгиз Салихов, “Агроинвест” Идарәче компаниясе” ОООсы генераль директоры Рәис Сөләйманов, шәһәрнең 1нче урта мәктәбе директоры, “Ел укытучысы” конкурсы җиңүчесе Алла Головенькина катнашты. Пленар утырышка 500дән педагогик хезмәткәр чакырулы иде.

Бүген, 22 августта, районда мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе уза.  
“Комбайн” операциясе кысаларында үзара тикшерү буенча рейдлар тәмамланды. Аның нәтиҗәләре белән безне Гостехнадзорның Нурлат районы һәм шәһәре буенча бүлеге начальнигы Расих Сатдаров таныштыра. 

Чәршәмбе көнне Биектау районының “Элита” нәсел предприятиесе базасында үткән мөгезле эре терлек көтүен яңарту буенча технологларның республика конкурсында Нурлат районының “АгроРазвитие” хуҗалыгыннан Антонина Николаева да катнашты. 

Мәгълүм булганча, 20 августта Спасс районы Болгар шәһәрендә олы вакыйга булып узды.
Бүген, 22 август көнне, иртәдән Вахитов урамында мәктәп ярминкәсе гөрли. Шәһәр һәм  районның барлык 34 мәктәбе һәм 36 мәктәпкәчә  учреждениесе ярминкәгә үзләренең бакчаларында үстерелгән яшелчә, җиләк-җимешләрен тәкъдим иттеләр. Һәр коллективның сәүдә ноктасы иҗади матур бизәлеше һәм муллыгы белән җәлеп итә. Быел беренче тапкыр мәктәп ярминкәсендә укучыларның техник иҗаты буенча да күргәзмә тәкъдим ителә. 
Бу көнне ял булмаса да, дәүләтебезнең төп символын хөрмәтләү традициясе яши бездә. Бәйрәмнең асылы россиялеләргә аның тарихын, дәүләт символларының мөһимлеге һәм әһәмиятлелеген исләренә төшерүдән гыйбарәт. 

21
август, 2014 ел
пәнҗешәмбе
“Эшкәртүне башларга 12 көн кала”. Шикәр заводына керү юлында шундый элмә такта каршы ала, эчке якта да бар андый табличкалар. Көннәрне шулай күз алдында санаулары юкка түгел, чөнки масштаблы ремонт эшләрен башлар алдыннан бурыч конкрет куелды – завод эшкәртү сезонын вакытында башларга тиеш. Хуҗалыкларда татлы тамыр урагына төшәргә дә вакыт аз калып бара. Заводта ремонт эшләре ни хәлдә соң?

Соңгы яңгырлар урып-җыю эшләре темпына бераз тоткарлык ясаса да, атна дәвамында районда суктырылган мәйданнар 82 процентка җитте. 
Шәһәрнең 105 еллык юбилеена багышланган чираттагы яңа проектыбызны башлап җибәрәбез. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International