Завод яңа сезонга җыена

2014 елның 21 августы, пәнҗешәмбе
“Эшкәртүне башларга 12 көн кала”. Шикәр заводына керү юлында шундый элмә такта каршы ала, эчке якта да бар андый табличкалар. Көннәрне шулай күз алдында санаулары юкка түгел, чөнки масштаблы ремонт эшләрен башлар алдыннан бурыч конкрет куелды – завод эшкәртү сезонын вакытында башларга тиеш. Хуҗалыкларда татлы тамыр урагына төшәргә дә вакыт аз калып бара. Заводта ремонт эшләре ни хәлдә соң?
Шикәр заводы безне зур җанлылык белән каршы алды. Һәр цех, һәм почмакта диярлек эш кайный. Завод директоры Игорь Сагайдак безне иң беренче булып диффузия аппараты янына алып килә. 42 метр озынлыктагы, 4 метр диаметрлы әлеге галәмәт зур аппаратны заводның “ашказаны” дип атарга була, биредә шикәр чөгендере кисәкләреннән сок бүлеп алына. Тик аның эчке металл катламы ашалып, яраксыз хәлгә килгән, шактый таушалган булган икән шул. Ремонт барышында әлеге катлам өлешләп  кисеп алынып, тулысынча яңа – күгәрми торганы белән алмаштырылган. Гаҗәеп күләмле һәм мәшәкатьле булса да, төп эшләр инде азагына якынлашып килә. 
Чиратта – шикәр заводының җылылык электр станциясе. Биредәге 3 куәтле казан тулысы белән ремонтланып, эшкә әзерләнгән. Геннадий Киргизов җитәкчелегендәге ремонт бригадасы бу көннәрдә биредә соңгы эшләрне башкару белән мәшгуль. Бригада ремонт эшләрендә килешү нигезендә катнашкан, эшне кыска срокларда башкару өчен әнә шулай заводның үз белгечләре янына читтән дә эшчеләр җәлеп ителгән. 
- Заводта эшчеләрнең уртача исемлегендә 350ләп кеше исәпләнә. Ремонтка барысы да җәлеп ителде диярлек. Чөнки шундый күләмле эшне  бөтен коллектив берләшеп башкарганда гына кыска срокларда тәмамларга мөмкин, - ди директор.
Пар эшкәртү станциясе  дә безне җанлылык белән каршы алды. Биредә шикәр чөгендере согы кайнатылып сиропка әйләндерелә. Эшчеләр  биредә пар станциясенең корпусларын чистарту белән мәшгуль. 
- Томалау арматурасын тулысы белән чистарттык, хәзер менә корпусларны чистарту бара, - дип эш белән таныштыра безне баш технолог урынбасары Венера Черноиванова. – Бу эшне һәр эшкәртү сезоныннан соң башкара идек анысы, быел исә тагы да тырышыбрак эшләдек. Гомумән, бу көнне заводта очрашкан һәр эшче быел биредә шактый күләмле эш башкарылуын әйтә. Әнә, бер җәй эчендә тагын заводның шикәр чөгендере бирү тракты заманчалаштырылган, турбина цехы, жом пресслау бүлеге яңартылган,  җиһазлар алмаштырылган, төзекләндерелгән -   кыскасы,  төгәлләнү ягында. 
- Планлаштырылган барлык инвестицион һәм ремонт программалары азагына якынлашып килә.  3–5 сентябрьдә заводны эшләтеп җибәрергә, 2 сентябрьдә беренче кайнар пробаны алырга планлаштырабыз, - дип ниятләрен җиткерә Игорь Анатольевич. 
Быел завод Нурлат һәм Аксубай районнары басуларында 6000 гектардан артыграк мәйданда үстерелгән шикәр чөгендерен эшкәртүгә  кабул итәчәк. Заводка реконструкция ясау исә моның белән генә төгәлләнми, эшләр алга таба да дәвам иттереләчәк, бу исә  җитештерү күләмен тагы да арттыру һәм продукциянең үзкыйммәтен киметү максатыннан эшләнә. 
Хәзер исә завод җитәкчелеге янә бер мөһим  – кадрлар туплау бурычын хәл итү белән мәшгуль. Җәй дәвамында шактый яңарган заводка белгечләрнең төрлесе кирәк булачак икән. Эш процессы көйле барсын өчен җиһазларның көйле эшләве генә җитми, хезмәт сөюче оста эшче куллар да кирәк. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International