Урак көндәлеге

2014 елның 21 августы, пәнҗешәмбе
Соңгы яңгырлар урып-җыю эшләре темпына бераз тоткарлык ясаса да, атна дәвамында районда суктырылган мәйданнар 82 процентка җитте. Бүгенге көнгә урып-җыю эшләре 32800 гектарда үткәрелгән, 78,9 мең тонна иген җыеп алынган. Хуҗалыклардан “Южная” уракны тәмамлау ягында инде, биредә барлык мәйданнарының 94 процентында эшләр төгәлләнгән. “Сөләйманов Ә.И” хуҗалыгында 89, “ИРС”та 87 процентта эшләр тәмамланган. Хуҗалыкларда берүк вакытта көзге чәчү һәм җир эшкәртү дә бара.  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International