Август киңәшмәсе яңа уку елына старт бирде

2014 елның 22 августы, җомга
Бүген, 22 августта, шәһәр Мәдәният сараенда район мөгаллимнәренең август киңәшмәсе узды. Быелгы олы сөйләшү “Мәгариф сыйфаты белән идарә итү: өстенлекле бурычлар, механизмнар һәм технологик карарлар” дигән темага багышланды.  Киңәшмә эшендә ТР Премьер – министры урынбасары Энгель Фәттахов, район башлыгы Равил Кузюров, ТР Дәүләт Советы депутаты, “Нурлатнефть” НГДУсы начальнигы Илгиз Салихов, “Агроинвест” Идарәче компаниясе” ОООсы генераль директоры Рәис Сөләйманов, шәһәрнең 1нче урта мәктәбе директоры, “Ел укытучысы” конкурсы җиңүчесе Алла Головенька катнашты. Пленар утырышка 500дән педагогик хезмәткәр чакырулы иде.
Педагогларның олы сөйләшүендә мәктәпләр эшчәнлеге, укытучы роле, тәрбия хакында уртага салып сөйләшенде. Узган уку елына нәтиҗә ясалды, проблемалар, яңа бурычлар билгеләнде.
Шунда ук яшь белгечләрне тәбрикләделәр, районның иң яхшы укучыларына һәм укытучыларына район башлыгының Грантлары тапшырылды, яңа уку елына мәгариф учреждениеләрен әзерләү буенча игълан ителгән смотр – конкурска да йомгак ясалды. Бер төркем җитәкчеләр һәм педагогларга тармак бүләкләре  тапшырылды.  Равил Әфраимович яңа уку елына мәгариф учреждениеләрен ремонтлауда хәйрия ярдәме белән  булышкан “Нурлатнефть” НГДУсы начальнигы Илгиз Салиховка, “Агроинвест” Идарәче компаниясе” ОООсы генераль директоры Рәис Сөләймановка, “Респект” ОООсы техник директоры Рамил Гайнановка Рәхмәт хатлары тапшырды. 
Пленар утырыш азагында резолюция кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International