Нурлатта мөгаллимнәр киңәшә

2014 елның 22 августы, җомга
Бүген, 22 августта, районда мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе уза.  ТР Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов район башлыгы Равил Кузюров берлектә киңәшмәнең пленар өлешенә кадәр капиталь ремонт үткәрелгән Чулпан авылы, шәһәрнең 3 урта мәктәпләрендә булдылар, коррекцияләүче мәктәп-интернатны, аграр техникумны карадылар. Аннан алар Вахитов урамында җәелдерелгән укучыларның мәктәп ярминкәсе белән таныштылар. 
 Педагогларның олы киңәшмәсе быел “Мәгариф сыйфаты белән идарә итү: өстенлекле бурычлар, механизмнар һәм технологик карарлар” дигән темага багышлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International