Бүген, 22 августта Россиядә Дәүләт әләме көне билгеләп үтелә

2014 елның 22 августы, җомга
Бу көнне ял булмаса да, дәүләтебезнең төп символын хөрмәтләү традициясе яши бездә. Бәйрәмнең асылы россиялеләргә аның тарихын, дәүләт символларының мөһимлеге һәм әһәмиятлелеген исләренә төшерүдән гыйбарәт. Өч төсле әләм иң элек Петр I тарафыннан булдырыла. Шактый күп тарихи чорлар узып – җиңүләр һәм уңышсыздыклар кичереп, өч төсле әләмбезе бүген үзенең исемен горур йөртә.  Ә сез бу бәйрәм хакында ни уйлыйсыз? Әләм сезнең өчен ни аңлата?
Николай Суслов, Бөек ватан сугышы ветераны, Нурлат:
Һәрвакытта авыр минутларда әләм кешене рухландыра, бергә туплый. Әлмә белән сугышка керәләр һәм теләсә нинди биеклекләрне яулыйлар. Ул – дәүләтебезнең һәм тулаем тормышыбызның мөһим билгесе.
Рөстәм Әбделвәлиев, машина йөртүче, Нурлат:
Россия әләме – горурлык билгесе ул. Ул илебезнең бөеклеге, аның көче турында сөйли. Минемчә, әләмдәге төсләр чисталык, тынычлык, туган ягыбыз һәм ватан чөен түгелгән кан билгеләредер. Һәр гражданин да Россия әләменең асылын аңласын, үз илегең мәдәни һәм рухи хәзинәсенең кадерен белсен иде.
Юлия Магарина, Нурлат районының милли-мәдәни җәмгыяте җитәкчесе, Мамык авылы:
Россия әләме көнен без Мамык-Төрнәс маршруты буйлап автохәрәкәт белән билгеләп үтәргә булдык. Бу акция бүген, 22 августта була. Әләмнән таккан машиналар торак пунктлар урамнарыннан үтәчәк. Бу акциядә барлык теләүчеләр дә катнаша ала.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International