Нурлат районының көтүне яңарту технологы республикада дүртенче

2014 елның 22 августы, җомга
Чәршәмбе көнне Биектау районының “Элита” нәсел предприятиесе базасында үткән мөгезле эре терлек көтүен яңарту буенча технологларның республика конкурсында Нурлат районының “АгроРазвитие” хуҗалыгыннан Антонина Николаева да катнашты. 
- Антонина Васильевна конкурсның теоретик һәм гамәли өлешләрендә белемнәрен күрсәтеп, 100 мөмкинлектән 94 балл җыйды һәм  республикада 4нче урынга чыкты. Конкурста 43 районнан белгечләр катнашуын исәпкә алганда, бу күрсәткеч начар түгел һәм без районыбыз белгече өчен бик сөендек. Аңа киләчәктә дә уңышлар телибез, - ди районның селекция-нәсел службасы  начальнигы Тәлгать Мөхәммәтшин. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International