ЯҢАЛЫКЛАР


21
август, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Иртәгә, 22 августта, мәктәп ярминкәсе узачак. 
Күп кенә ата-аналар  уку елы 1 сентябрьдә башланырмы икән, дип баш ваталар.
Бүген, 21 августта,  Казанда “Хатын – кыз хәрәкәте һәм заманча дөнья” дип аталган I Халыкара конгресста нурлатлылар да чакырулы. 
Күптән түгел күпфункцияле үзәктә инфомат урнаштырылды. Аның аша хәзер һәр нурлатлының үзәккә килеп gosuslugi.ru Бердәм дәүләти һәм муниципаль хезмәтләр порталына керү һәм аның барлык сервисларыннан файдалану мөмкинлеге бар. 

20
август, 2014 ел
чәршәмбе
Һәр яңалыкның нигезендә күптән онытылган нәрсәләр ята диюләре дөрестер, күрәсең. Әнә, Кормыш микрорайонында яшәп, озак еллар  фермерлык белән шөгыльләнүче Ильяс ага Тямаев берничә ел дәвам иткән корылык белән искечә яңа ысул – аркылыга-буйга чәчү ярдәмендә көрәшергә карар кылган.

Балалар-үсмерләр спорт мәктәбенең кече һәм урта төркем футболчылары республика беренчелегенең финал өлешенә узды.

Районара сукырлар оешмасы Татарстанның истәлекле урыннары буйлап экскурсион сәяхәтләр оештырып тора. 

Нурлат районының рус милли-мәдәни оешмасы Россия әләме көнен Мамык-Төрнәс маршруты буенча автохәрәкәт белән билгеләп үтмәкче. 

Бүген, 20 августта Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында Болгар тарихи-археологик комплексының Бөтендөнья ЮНЕСКО мәдәни һәм тарихи мирасы объектлары исемлегенә кертелүе уңаеннан тантаналы чара узачак. 
Бүген, 20 августта Болгар тарихи-археологик комплексында  мемориаль такта ачу һәм ЮНЕСКО билгеләрен куюга багышланган чарада безнең районнан 60 кешелек делегация катнаша. Чара Болгар комплексының Бөтендөнья ЮНЕСКО мәдәни һәм тарихи мирасы объектлары исемлегенә кертелүе уңаеннан оештырыла. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International