Болгар дигән әкият...

2014 елның 22 августы, җомга
Мәгълүм булганча, 20 августта Спасс районы Болгар шәһәрендә олы вакыйга булып узды. Безнең ерак ата-бабаларыбыз туган төбәкнең - Болгар тарихи-археологик комплексының - ЮНЕСКО Бөтендөнья мәдәни һәм табигый мирасы исемлегенә  кертелү уңаеннан оештырылган тантаналы чара иде ул. Гәрчә бу шатлыклы хәбәр июнь ахырында алынса да, бәйрәмне шушы көнгә билгеләгәннәр. Төрле илләрдән килгән мәртәбәле кунакларның тыгыз эш графигын истә тотып, шулай тәгаенләнгән көндер. Ничек кенә булмасын, изге Болгар җиренең шатлыгын уртаклашырга килүчеләр күп булды. Татарстанның төрле почмакларыннан җыелган делегатлар арасында Нурлат районыннан район башкарма комитеты җитәкчесе Әсхәт Габдуллин җитәкчелегендә 60 кеше иде. Нурлат автовокзалыннан ике автобус халыкны  районның мәдәниятны үстерү үзәге башлыгы Ә.С.Галәветдинова оештырып, хәерле юллар теләп, ерак сәфәргә озатты.
Яңгырлы иртә төшкә якынлашканда, өч район чикләрен үтеп,  Болгарга килеп җиттек. Ә биредә безне кояшлы якты көн каршылады. Тантана башланганчы, чәй эчеп алырга да, тарихи урыннарны әйләнергә дә вакыт җитте. Коръән музеена кереп, дөньяда иң зур изге китапны күрдек. Успение соборында урнашкан край музее белән таныштык. Кама буена төшеп, елга портындагы алты катлы яңа музейда булдык. Кайберәүләр Ак мәчет хозурына да барып килергә өлгерде. Бу хәзинәләрнең барысы белән танышу өчен иртә таңнан килеп, төнгәчә экскурсиядә булу кирәктер, мөгаен. 
Болгарда тыныч, җанга рәхәт мохит. Изге җирләрнең тылсымы шулдыр. Берничә көн элек кунак булган Биләрдә дә, берничә ел элек рәхәтләнеп сәяхәт кылган Муромда да тоям мин ул хисне. Болгар дигәндә, янәшәдә Зөя утравы атлый, ул алгарыш кичерә. Биләр дигәндә, Татарстанның бөтен конфессияләре аны үзенеке итә. Халкыбызның башкаларга булышу, күршеләрне хөрмәт итә белү сыйфаты бер җирдә дә югалмый. Түбән Новгород өлкәсе Дзержинск шәһәрендә Я.М.Свердлов исемендәге завод бар. Туксанынчы елларда, эшмәкәрләр ярдәме белән, шуның терририториясендә христиан туганнарыбыз часовня төзергә карар кыла. Шәһәрнең бик күп зыялыларына хат язалар. Иң беренче булып татар кешесе акча күчерә. Часовня бик матур килеп чыга. Августта Дзержинсктагы мөселман кардәшләребездә шулай ук бик зур бәйрәм булды. «Көнбатыш» микрорайонында яңа мәчет сафка басты. Гади халыкның сәдакасыннан тыш, өлкә, шәһәр администрациясе саллы өлешен кертте бу төзелешкә. Хәзер  яшьләргә дә, картларга да, ир-атка да, хатын кызга да шәригать законнарын үтәү өчен бөтен шартлар бар. Татулыкка ни җитә? Егерменче гасыр башында нәкъ Мәкәрҗә ярминкәсе Түбән Новгородка татар интеллигенциясен җыйган. Биредә Кариев беренче мәртәбә олы сәхнәгә чыккан.
...Болгарда халык махсус корылган мөнбәргә таба агыла. Менә сәхнә түреннән аккан сихри моңнар тарих чоңгылына суырып ала. Экранда – чал тарих, Ибн Фадланның сәяхәтнәмәсе, аннан инде гүя Петр патша да, Екатерина патшабикә дә, татарның асыл уллары – кызлары: театр оештыручылар, шагыйрьләр, композиторлар безнең арада йөри төсле. Шулайдыр, үзләре күрмәсә дә, рухлары шаттыр ул милләт балаларының. Идел суы буйлап пароход трюмында, тузанлы тимер-томыр арасында шәһәрдән-шәһәргә йөзгәндә, салкын вагоннарда Себерне иңләгәндә, Кырым ярымутравында татар пьесалары куйганда  йөрәк урталарында халкы булган бит “Сәйәр” труппасының да. Тантанага килгән кунакларны тыңлаганда шуны уйладым. М.Ш.Шәймиев бу вакыйгага һәр татарстанлы өлеш кертте, ди икән, бу бик дөрес бәя. Болгарның исемен кайтару, аның уйдырма әкият түгел,безнең тарихыбыз икәнен бөтен җир шарына дәлилләү – бу бик зур җиңү. Хәзер инде Болгар дигән әкият, дип, Ак мәчетләренә, бай музейларына, тирән истәлекләренә ишарәләп, чынга ашкан әкият, дип әйтәбез.
Район делегациясен оештыручыларга да, озата баручыларга да, машина йөртүчеләргә дә чиксез рәхмәтемне белдерәм. Районның төрле оешма җитәкчеләре үз хезмәткәрләре, ветераннар советы әгъзалары өчен тарихи урыннарга сәяхәтләр оештырсалар, бик күп сәвап алырлар иде, дип уйлыйм.
Л.Вәлиуллина, Г.Кариев музее директоры.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International