Бүген Нурлатта мәктәп ярминкәсе уза

2014 елның 22 августы, җомга
Бүген, 22 август көнне, иртәдән Вахитов урамында мәктәп ярминкәсе гөрли. Шәһәр һәм  районның барлык 34 мәктәбе һәм 36 мәктәпкәчә  учреждениесе ярминкәгә үзләренең бакчаларында үстерелгән яшелчә, җиләк-җимешләрен тәкъдим иттеләр. Һәр коллективның сәүдә ноктасы иҗади матур бизәлеше һәм муллыгы белән җәлеп итә. Быел беренче тапкыр мәктәп ярминкәсендә укучыларның техник иҗаты буенча да күргәзмә тәкъдим ителә. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International