ЯҢАЛЫКЛАР


25
август, 2014 ел
дүшәмбе
Бу дүшәмбе әти-әниләре Нурлат районара почтамтында эшләүче балалар өчен күңелле сюрприз белән истә калачак. “Беренче тапкыр беренче сыйныфка” еллык акция кысаларында аларга бүләкләр – канцелярия кирәк-яраклары һәм электрон тапкырлар таблицасы өләштеләр. 

Хөрмәтле сайлаучылар! 
Кичә, 24 августта,  район игенчеләре 1100 гектарда көзге чәчү үткәргәннәр. Район хуҗалыкларында барлыгы 5200 гектарда уҗым культуралары чәчелгән, бу барлык мәйданнарның 27 проценты. Район буенча быел 19 мең гектардан артыграк мәйданда көзге чәчү үткәрү планлаштырыла. 
32 бергә үрелгән язмыш– 32 сокланып туймаслык гаилә  бүген район башлыгы Равил  Кузюров чакыруы буенча Нурлатның “Яшьлек” кафесына бер бәйрәм табыны артына җыелды. ЗАГС бүлеге начальнигы Гөлшат Евлахина сөенеп елмайды: чакырылган гаиләләр барысы да үзвакытында җыелып беттеләр!

Район хужалыкларында урак барлык мәйданнарның 89 процентында тәмамланган, бу 35,7 мең гектар тәшкил итә. Барлыгы  85,6 мең тонна иген җыеп алынган. Кайбер хуҗалыкларда урак төгәлләнү ягында -  “Сөләйманов Ә.И” КФХсында барлык мәйданнарның  97, “Южная”да 96 проценты суктырылган. 
Кичә, 24 августта, районның Биляр Озеро, Гәйтән һәм Бикүле авылларында халык җыеннары узды. Район башлыгы Равил Кузюров һәм оешма - предприятиеләрнең җаваплы затлары халык белән аралашты. 

Казан халыкара ипполдромында узган соңгы чабыш көннәрендә Нурлат атлар янә призлы урыннар яуладылар.


24
август, 2014 ел
якшәмбе
Бүген, 24 августта район авыл җирлекләрендә халык җыеннары дәвам итте. Район башлыгы Равил Кузюров җитәкчелегендә район службалары җитәкчеләре Заречный, Тимерлек, Елаур, Биляр Озеро, Гәйтән, Бикүле авыл җирлекләре халкы белән очраштылар.

23 августта футбол буенча район Кубогы турнирының чирек финал уеннары узды.

 Бу көннәрдә Нурлатта  аноним алкоголиклар һәм наркоманнарның “Өмет” җәмгыяте оешуга 6 ел булу уңаеннан чаралар үтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International