Бүген, 2 февральдә район башлыгы Равил Кузюров районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм зооветбелгечләре катнашында эшче киңәшмә үткәрде.
Бүген “Бердәм Россия” партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсе Россиянең Матбугат көне уңаеннан игълан иткән “Үз кулларың белән китап яса” бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләде.
Узган атна азагында Әлки районының Базарлы Матак авылында 12-14 яшьлек үсмерләр арасында билбау көрәше буенча узган республика беренчелегендә Нурлат командасы да катнашып, уңышлы чыгыш ясады.
Бүген, 29 гыйнварда Нурлат гимназиясендә районның 6 шәһәр мәктәбе укучылары арасында Советлар Союзы Герое Б.К.Кузнецов призына пневматик винтовкадан ату буенча ярышларның сайлап алу этабы уза.
Районда алкоголь продукциясен сату өлкәсендә кагыйдә бозуларга каршы көрәш бара. Кешеләрне активлаштыруның иң үтемле юлларының берсе – акчалата бүләк.
Бүген, 28 гыйнвар көнне район башлыгы Равил Кузюров, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы һәм эре инвесторлар Алексеевскида үткән авыл хуҗалыгы зона семинар-киңәшмәсендә катнаштылар.
23 гыйнварда “Волга в сердце впадает мое” Халыкара проекты кысаларында Ульян шәһәрендә үткән конкурс-фестивальдә Нурлат сәнгать мәктәбе укучылары да катнашып кайтты.
Җомга көнне Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссия чираттан тыш үтырыш үткәрде. Утырышны комиссия рәисе Әлфия Галәветдинова җитәкләде.
Бүген Кама аръягы һәм Нурлат шәһәре тарихы төбәк музеенда Нурлатта крайны өйрәнүчеләр беренче оештыру утырышына җыелдылар. Әлеге хәрәкәт республикада Бөтендөнья Татар Конгрессы күрсәтмәсе буенча, гомумтатар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыятен оештыру турында карарны тормышка ашыру ниятеннән башланды.
8 гыйнвардан 9ына каршы төндә Лениногорск районында 8 кешелек гаилә яшәгән йорт янды.
Янгын вакытында хатын-кыз һәм аның биш баласы һәлак булган. Гаилә башлыгы – 1968 елгы ир-ат 3нче дәрәҗәдә пешеп, хастаханәгә озатылган. Балаларның берсе генә исән калган – янгын вакытында ул туганнарында булган. Әлегә янгын чыгуның ике сәбәбе атала: мичтән файдаланган вакытта янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәмәү һәм электр җиһазларын монтажлау, техник эксплуатацияләү
кагыйдәләрен бозу.