8 гыйнвардан 9ына каршы төндә Лениногорск районында 8 кешелек гаилә яшәгән йорт янды.
Янгын вакытында хатын-кыз һәм аның биш баласы һәлак булган. Гаилә башлыгы – 1968 елгы ир-ат 3нче дәрәҗәдә пешеп, хастаханәгә озатылган. Балаларның берсе генә исән калган – янгын вакытында ул туганнарында булган. Әлегә янгын чыгуның ике сәбәбе атала: мичтән файдаланган вакытта янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәмәү һәм электр җиһазларын монтажлау, техник эксплуатацияләү
кагыйдәләрен бозу.
Әлеге сәбәпләр еш кына янгынга китерәләр дә: узган елда районыбызда төзек булмаган электр челтәрләрен, көнкүреш һәм җылыту җиһазларын кулланган вакытта янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу, җылыту мичләре һәм төтен юлларының төзек булмавы нәтиҗәсендә 40 янгын очрагы теркәлгән. Ут белән саксыз эш итү 35 очракта янгын чыгуның сәбәпчесе булган. Ел дәвамында барлыгы 86 янгын чыккан. Иң аянычы – кешеләр үлеме: 2015 елда янгын 7 нурлатлының гомерен өзгән.
– Еш кына зур булмаган янгын вакытында да кешеләр төтенгә буылып үләләр, – ди күзәтчелек эшчәнлеге бүлегенең баш белгече Әлмарис Талипов.
– Аның сәбәбе хәзерге заманда фатир һәм йортларда интерьер предметларының күпчелеге синтетик тукымалардан ясалу белән бәйле. Әлеге тукымалар янганда бүленеп чыккан матдәләр бик агулы, алар еш кына үлемгә дә китерә.
Мисал өчен, узган елның декабрендә Елаурда чыккан янгында йорт хуҗасы төтенгә буылып үлгән.
Район ОНДсының баш белгече хәбәр итүенчә, күзәтчелек һәм профилактика эшчәнлеге бүлеге хезмәткәрләре эчке эшләр, социаль яклау бүлекләре вәкилләре, авыл җирлекләре башлыклары белән берлектә “Торак” операциясе кысаларында күпбалалы гаиләләрнең, ялгыз өлкән кешеләрнең, тәртипсез тормыш алып баручы затларның яшәү урыннарын тикшерәчәкләр. Әлеге эш янгынга каршы режимны үтәү кысаларында алып барылачак.