Бүген Кама аръягы һәм Нурлат шәһәре тарихы төбәк музеенда Нурлатта крайны өйрәнүчеләр беренче оештыру утырышына җыелдылар. Әлеге хәрәкәт республикада Бөтендөнья Татар Конгрессы күрсәтмәсе буенча, гомумтатар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыятен оештыру турында карарны тормышка ашыру ниятеннән башланды. Әлеге Карар 2015 елның 29-30 октябрендә республикада крайны өйрәнүчеләр форумында кабул ителгән иде. Оештыру утырышын музей директоры Флюра Морзаханова уздырды. Анда 30нчы гыйнварга кадәр Нурлатның крайны өйрәнү берләшмәсен оештыру, февральдә республикада узачак төбәк тарихын өйрәнүчеләр җыенына делегатлар сайлау турында карар кабул ителде. Сөйләшүнең катнашучыларның зур активлыгы белән узуы хәрәкәтнең эшлекле колач аласына өмет тудырды.