Нурлат гимназиясендә пневматик винтовкадан ату буенча ярышлар бара

2016 елның 29 гыйнвары, җомга

Бүген, 29 гыйнварда Нурлат гимназиясендә районның 6 шәһәр мәктәбе укучылары арасында Советлар Союзы Герое Б.К.Кузнецов призына пневматик винтовкадан ату буенча ярышларның сайлап алу этабы уза.
Ярышларны “Форпост” яшьләр үзәге һәм Нурлат ДОСААФы оештырды. Чараны ачу тантанасында район башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Әнәс Нәбиуллин һәм Нурлат ДОСААФы рәисе Радик Гыйниятуллин укучыларны сәламләп, ярышларда лаеклы чыгыш ясауларын теләделәр.
“Форпост” үзәге директоры Альберт Садретдинов сүзләренә караганда, бүгенге ярышларда 6 шәһәр мәктәбеннән 30 укучы катнаша. Алар арасыннан 3 үсмер 12 февральдә Казанда үтәчәк ярышларга сайлап алыначак. 4 февральдә шундый ук ярышлар районның 20 авыл мәктәбе арасында да узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International