23 гыйнварда “Волга в сердце впадает мое” Халыкара проекты кысаларында Ульян шәһәрендә үткән конкурс-фестивальдә Нурлат сәнгать мәктәбе укучылары да катнашып кайтты. Сәнгать мәктәбендә Тәлгать Бадыгин кул астында шөгыльләнүче Семен Леонтьев конкурста III дәрәҗә лауреат исеменә лаек дип табылды. Ә Валентина Бурганова җитәкчелегендәге “Домрачеи” ансамбле – I дәрәҗә, 8 яшьлек Павел Ефремов (концертмейстерлары Розалия Гайнанова) II дәрәҗә дипломантлар булдылар.