Районда алкоголь продукциясен сату өлкәсендә кагыйдә бозуларга каршы көрәш бара. Кешеләрне активлаштыруның иң үтемле юлларының берсе – акчалата бүләк.
Контрафактлы продукция җитештерү һәм сату белән шөгыльләнүчеләр турында “Халык контроле”нә хәбәр салу мөмкин.
Әлеге хезмәттән татарстанлылар актив файдаланса да, законсыз алкоголь әйләнеше белән көрәшергә теләүчеләр саны аз икән. Узган елда республикада бу сервиска нибары 108 мөрәҗәгать килеп ирешкән, шуларның яртысыннан артыгы гына расланган.
Шикаятьләр арасында Нурлаттан да бер “сигнал” бар. Әмма тикшерә башлагач, ул расланмаган.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Руслан Морадыймов, ялган алкоголь белән көрәштә халыкны активлаштыру чарасы гамәлгә керүе турында хәбәр итте.
- Татарстан Президенты Рөстәм Миннеханов агымдагы елның 1 гыйнвареннан “Халык контроле”нә этил спирты җитештерү һәм әйләнеше өлкәсендә хокук бозулар турында дөрес мәгълүмат җиткерүчеләрне матди яктан хуплау турында карар кабул итте, - ди Руслан Хәлилович.
- Хәбәр ителгән хокук бозуның җитдилегенә карап, мәгълүмат бирүчегә 1000, 2000 яки 3000 сум күләмендә акча түләнәчәк.
Әйтик, гражданинның хәбәре расланып, аның ярдәме белән 10-100 литр спиртлы продукция конфискацияләнсә һәм хокук бозучы административ җаваплылыкка тартылса, 1000 сум бирү каралган. Конфискацияләнгән продукция күләме 100 литрдан артса – 2000 сум, ә инде җитди хокук бозу очрагы ачыкланып, сүз җинаять җаваплылыгы турында барса – 3000 сум биреләчәк.
Конфиденциальлек гарантияләнә, шуңа күрә хокук бозу турында хәбәрдар кеше мәгълүматны җиткерергә куркып тормасын, - дип белдерде Руслан Морадыймов.