ЯҢАЛЫКЛАР


15
февраль, 2016 ел
дүшәмбе

Нурлатның ДОСААФ бүлегеннән хәбәр итүләренчә, узган атна азагында кечкенә калибрлы винтовкадан ату буенча район ярышлары җиңүчеләре – М.Е.Сергеев исмемендәге гимназия командасы Казанда үткән республика ярышларында катнашып кайтты.


11
февраль, 2016 ел
пәнҗешәмбе

“Бердәм Россия” партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсе дә  хәрби-патриотик айлыкка актив кушылды.  
Дүшәмбедән партия активистлары үз башлангыч бүлекчәләре территорияләрендә урнашкан белем бирү учреждениеләрендә “Ватан сак астында!” дип аталган Батырлык дәресләрен башлап җибәрәчәк.


8
февраль, 2016 ел
дүшәмбе

“Бердәм Россия” партиясенең 5-6 февральдә Мәскәүдә үткән XV съездында катнашкан Татарстан делегациясе составында Нурлат җирле бүлекчәсеннән Якушкино башлангыч бүлекчәсе секретаре Хасибулла Хәмидуллин да бар иде. Без аңардан съезддан алган тәэсирләре белән уртаклашуын үтендек.


5
февраль, 2016 ел
җомга

Бүген, 5 февральдә Нурлат гимназиясендә шәһәр мәктәпләренең 10-11 сыйныф укучылары өчен “Ватанны саклаучы дигән һөнәр бар” Бөтенроссия мәгълүмати акциясе кысаларында хәрби-патриотик чара булып узды.

Район клублары һәм мәдәният йортларында куст отчет концертлары үтә. Шул көннәрдә Елаурда тирә-як авылларның үзешчән сәнгать осталары катнашында зур концерт үтсә, кичә Зирекледә Фома, Биккол авыллары мәдәният хезмәткәрләре хисап тотты. Бүген исә отчет концерты Югары Нурлатта үтәчәк. Район башкарма комитетының мәдәният бүлегендә әйтүләренчә, концертлар 12 февральгә кадәр дәвам итәчәк, иң яхшы номерлар исә район этабына сайлап алыначак.

Күптән түгел  Колбай Мораса мәктәбе укучылары Яр Чаллыда үткән “Бер җирдә юк – бездә генә!” дип аталган  фәнни-тикшеренү эшләре төбәк конкурсында катнашып, призлы  урыннар яулаганнар.

Кичә, 4 февральдә Нурлат гимназиясендә Советлар Союзы Герое Б.К.Кузнецов призына пневматик винтовкадан ату буенча ярышларның икенче этабы узды. Районның 13 авыл мәктәбеннән 65 укучы көч сынашты.


3
февраль, 2016 ел
чәршәмбе

Кибетләрдә  бәяләр арту сәбәпле, республика мәктәпләре укучыларына бирелүче ризыкның күләмен киметү яисә арзанлы азык-төлеккә күчү ихтималы зур ди.

Район мәктәпләрендә һәм өстәмә белем бирү учрежденияләрендә  хәрби – патриотик айлык башланды.


2
февраль, 2016 ел
сишәмбе

Бүген, 2 февральдә  Россиядә Хәрби дан – Сталинград сугышында совет гаскәрләренең немец-фашист гаскәрләрен тар-мар итү  көне  билгеләп үтелә. Быел Сталинград сугышында җиңүгә 73 ел тулды. Тик, кызганычка каршы, Нурлатта  әлеге датаны билгеләп үтүчеләр арасында  Сталинград сугышының тере шаһитлары гына юк,  Сталинград бәрелешләрендә катнашкан соңгы сугыш ветераны  гыйнвар аенда вафат булган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International