Бүген район башлыгы Равил Кузюров “Сөләйманов Ә.И” КФХсының Биляр Озеродагы товарлыклы-сөтчелек комплексында кышлатуның барышы белән танышты.
Чыгарылышлар БДИ тапшыру өчен 1 февральгә кадәр гариза язарга тиешләр.
Район мәктәпләренең 11 сыйныф укучылары гаризаларны үз белем бирү учреждениеләрендә, узган елгы чыгарылышлар аны район мәгариф идарәсенә килеп язарга тиешләр.
Бүген, 12 гыйнварда Яңа елда иң беренчеләрдән никахларын теркәргә гариза биргән һәм гражданлык торышы актлар кенәгәсендә 1 номеры астында кул куйган пар - 89 яшьлек Рәфыйк Галәветдинов һәм 69 яшьлек Наҗия Хәйруллина булды. Гомумән, бу көнне Нурлат ЗАГСында 2016 елның беренче 5 пары теркәлгән.
13 гыйнвар – Россия журналистикасы көне уңаеннан “Бердәм Россия” партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсе 6-16 яшьлек балалар арасында “Үз кулларың белән китап яса” дип аталган яңа конкурс игълан итә. Ул 13 гыйнвардан 20сенә кадәр үтәчәк.
Бүген Иннополис Университеты каршында ачылган мәгълүмати технологияләр лицеенда моңа кадәр шәһәрнең 1нче мәктәбендә белем алган Айрат Камалетдинов та укыячак. Ә мәктәп директоры Алла Головенькина лицейда директор урынбасары, аның урынбасары Ольга Беляева математика укытучысы булып эшләячәк.
Кичә “Бердәм Россия”нең Нурлат җирле бүлекчәсендә Яңа ел уңаеннан игълан ителгән “Яңа ел модельләштерүе” бәйгесе җиңүчеләрен котладылар.
2015 ел күпсанлы әһәмиятле вакыйгалар һәм көндәлек проблемалар белән үрелеп барды. Әмма, бернигә дә карамастан, елны без яхшы нәтиҗәләр белән төгәллибез.
Бүген, 30 декабрьдә, район башкарма комитетында “Киләчәккә билет” республика иншалар конкурсының район этабы җиңүчеләре бүләкләнде.
“Нурлат” ТРКсы коллективы Татарстан Республикасының Сәүдә-сәнәгать палатасы массакүләм-мәгълүмат чаралары арасында халык сәнәгате промыселы осталарының эшчәнлеген иң яхшы яктыртуга игълан иткән конкурста II урын яулады.
Республикада 7 декабрьдән 31енә кадәр игълан ителгән “Снегоход-2015” профилактик операциясе барышында Гостехнадзорның Нурлат бүлеге инспекторлары административ хокук бозулар буенча физик затларга карата ике беркетмә төзегән. Аның берсе техниканы теркәү кагыйдәләрен үтәмәүгә кагылышлы булса, икенчесендә йөртүченең тиешле таныклыгы булмаган.