Партия конкурсы иҗатка юл ача

2016 елның 2 феврале, сишәмбе

Бүген “Бердәм Россия” партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсе Россиянең Матбугат көне уңаеннан игълан иткән “Үз кулларың белән китап яса” бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләде. Мәктәп укучылары арасында китапка карата кызыксыну кимеде, балалар күбрәк Интернетка, электрон мәгълүматка тартыла дисәләр дә, кызыксындыру чаралары булганда, замана балаларын да иҗатка, фантазиягә җәлеп итәргә була икән. “Бердәм Россия” партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсе башкарма комитеты гыйнвар башында игълан иткән конкурс шуны раслады да. Әнә, конкурска район һәм шәһәр мәктәпләреннән 100ләп эш кергән. Шәһәрнең 4нче мәктәбе – иң активлар арасында.
–    Бәйгедә 60лап укучыбыз катнашты. Икенче этапка 45сен тәкъдим иттек, - ди мәктәп китапханәчесе Рузилә Мингалимова. – Бик кызыклы һәм кирәкле бәйге булды ул. Чөнки балалар үзләренең шигырь, хикәяләрен  матурлап китап итеп тә эшләделәр. Ә бу китапка карата сакчыл караш булдыра. Партиянең чираттагы бу конкурсы бик матур тәрбияви чара булды дип саныйм, оештыручыларга рәхмәт.
Конкурс җиңүчеләре 9 номинация буенча ачыкланган. Болар – 4нче мәктәп укучылары Аэлита Изотова, Мария Кадяшева, Ксения Просвирова, Алинә Сәйфетдинова, Гөлназ Туктарова, 3нче мәктәптән Гөлназ Мингалимова, Югары Нурлат мәктәбеннән Гүзәл Галиева, Элина Миннебаева һәм “Камыр Батыр” балалар бакчасыннан Җәмилә Гатина. Аларга җирле бүлекчә секретаре Равил Кузюров исеменнән Грамоталар һәм бүләкләрне шәһәр Советы депутаты, Нефтьчеләр микрорайоны башлангыч бүлекчәсе секретаре Ринат Мөхәммәтҗанов тапшырды.  Бүләкләүдән соң балаларның һәркайсы  бәйгедә бик теләп катнашуларын әйттеләр. Кемдер бәйгегә әти-әниләре белән, кайсыларыдыр укытучылар җитәкчелегендә әзерләнгән. Һәркайсы үз китабын оригиналь формада, бизәкле итеп ясарга тырышкан. Өстәвенә, конкурс шартлары киңкырлы фантазияне эшкә җигәргә мөмкинлек бирә. Әнә, китаплар арасында нәни сумка формасындагылары да, аппликацияләр кулланып ясалганнары да, комикслар да бар. Ә менә 4нче мәктәп укучысы Аэлита Изотованың фанерадан түгәрәкләп ясалган  китабында рәсем һәм текст яндырып эшләнгән.  “Әти-әнием белән бергәләшеп ясадык”, - ди кыз.
Конкурс исә кайбер укучыларга үзләренең иҗади мөмкинлекләрен  тәүге тапкыр сынап карау мөмкинлеге дә булган. 3нче мәктәп укучысы Гөлназ Мингалимова шигырьләр язу белән күптән мавыкса да, алар белән бәйгедә беренче генә катнашуы икән әле. Беренче китабына үзенең Бөек Ватан сугышына, тормыштагы төрле хәлләргә багышланган шигырьләрен керткән һәм аларга  иллюстрацияләр ясаган ул. Кем белә, нибары алты  биттән торган рәсемле китапчык Гөлназның бердәнбер китабы булмас, киләчәктә Гөлназның  шигъри  җыентыклары  да дөнья күрер әле. Һәрхәлдә, партия үткәргән әлеге конкурс исә нәкъ менә балаларда иҗатка юл ачуны күздә тота да.  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International