Узган атна азагында Әлки районының Базарлы Матак авылында 12-14 яшьлек үсмерләр арасында билбау көрәше буенча узган республика беренчелегендә Нурлат командасы да катнашып, уңышлы чыгыш ясады. Ярышларда Чулпан мәктәбе укучысы Риваль Камалов үз үлчәү категориясендә чемпион исеме яуласа, Елаур укучылары Владислав Еремеев – 2нче, Илья Клявлин 3нче булдылар. Чулпаннан Булат Шәйхетдинов белән Елаурдан Илья Егоров исә 4нче урынга чыкты. Егетләрнең барысы да Нурлат балалар-үсмерләр спорт мәктәбенең Чулпан һәм Елаурдагы филиалларында тренер Расыйх Сәмигуллин кул астында шөгыльләнә.
Шунысын да әйтергә кирәк, беренчелектә келәмгә республиканың 22 муниципаль берәмлегеннән 286 яшь көрәшче чыккан. Һәм әлеге беренчелек билбау көрәше тарихына кече яшьтәге малайлар һәм кызлар арасында үткәрелгән беренче республика ярышы булып та кереп калачак әле. Ә Нурлат көрәшчеләре инде алдагы җитди ярышларга әзерләнә. 15-16 яшьлек үсмерләр арасындагы чираттагы бәйге дә Әлки районында үтәр дип көтелә.