Район башлыгы Равил Кузюров авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре катнашында киңәшмә үткәрде

2016 елның 2 феврале, сишәмбе

Бүген, 2 февральдә  район башлыгы Равил Кузюров районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм зооветбелгечләре катнашында эшче киңәшмә үткәрде. Түгәрәк өстәл рәвешендә барган киңәшмәдә сүз районда терлекчелек тармагының торышы хакында барды, биредә терлекчелеккә карата игътибарны арттыру, рентабельлекне күтәрү юллары каралды, артта калган хуҗалыкларга эш алымнарын яңадан карап, эшне яңача оештырырга кирәклеге әйтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International