Район мәктәпләрендә һәм өстәмә белем бирү учрежденияләрендә хәрби – патриотик айлык башланды.
- Февраль ае дәвамында район мәктәпләрендә патриотик темага багышланган бик күп чаралар узачак, - ди район мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Эльмира Шагаева. – Традицион сафта җырлап йөрү смотрлары, ветераннар белән очрашу , Әтиләр советлары утырышлары, төрле акцияләр узачак. Айлык барышында барлык сыйныф укучылары да чараларга җәлеп ителәчәк.