Мәдәният хезмәткәрләре хисап тота

2016 елның 5 феврале, җомга

Район клублары һәм мәдәният йортларында куст отчет концертлары үтә. Шул көннәрдә Елаурда тирә-як авылларның үзешчән сәнгать осталары катнашында зур концерт үтсә, кичә Зирекледә Фома, Биккол авыллары мәдәният хезмәткәрләре хисап тотты. Бүген исә отчет концерты Югары Нурлатта үтәчәк. Район башкарма комитетының мәдәният бүлегендә әйтүләренчә, концертлар 12 февральгә кадәр дәвам итәчәк, иң яхшы номерлар исә район этабына сайлап алыначак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International