Нурлат укучылары хәрби-тәрбия дәресендә катнашты

2016 елның 5 феврале, җомга

Бүген, 5 февральдә Нурлат гимназиясендә шәһәр мәктәпләренең 10-11 сыйныф укучылары өчен “Ватанны саклаучы дигән һөнәр бар” Бөтенроссия мәгълүмати акциясе кысаларында хәрби-патриотик чара булып узды. Әлеге чараны Нурлат хәрби комиссариаты һәм район башкарма комитетының мәгариф бүлеге оештырды.
Укучылар алдында Үзәк хәрби округның өлкән инспекторы, генерал-майор Анатолий Молоствов, ТР хәрби комиссариатының Нурлат шәһәре һәм Нурлат районы буенча бүлеге начальнигы Заһир Абдуллин, сугыш хәрәкәтләре ветераны Ришат Сафиуллин чыгыш ясадылар. Очрашу яшь буында хәрби хезмәткә карата кызыксыну уяту максатыннан оештырылган иде. Чара дәвамында РФ Кораллы көчләрендә хезмәт итүнең уңай яклары, Ватанны саклау, аңа тугрылык кебек төшенчәләр хакында сүз барды. Укучылар игътибарына Смоленск шәһәрендәге хәрби академия турында видеоролик та тәкъдим ителде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International