Бүген, 17 февральдә, “Бердәм Россия” партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсе җирлекара китапханә белән берлектә Нурлат аграр техникумы студентлары өчен Батырлык дәресе үткәрде.
15 нче февраль көнне 14 нче номерлы “Әкият” балалар бакчасында герой – шагыйрь Муса Җәлилнең 110 еллык юбилеена багышланган шигырь бәйрәме үткәрелде.
Самара өлкәсенең Чув. Урметьево авылында “Виктория” КФКсы призларына уздырылган җиденче ачык чаңгы ярышларында Нурлат спортчылары быел да катнашып, матур нәтиҗәләр белән кайттылар.
12-15 февральдә “Ледок” балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә Ватанны саклаучылар көне уңаеннан 2007 елгы малайлар арасында алкалы хоккей буенча “Батырлык Кубогы” турниры үтте.
20 февраль, шимбә көнне, “Бердәм Россия”нең Нурлат җирле бүлекчәсе башкарма комитетында (Пушкин ур., 46) Бөек Ватан сугышы ветераннары, аларның толлары, тыл хезмәтчәннәре, хәрби хәрәкәтләр ветераннары өчен Түләүсез юридик ярдәм көне оештырыла.
Бүген, 16 февральдә, “Татарстан-Яңа гасыр” – “Татарстан-Новый век” республика иҗтимагый хәрәкәте Нурлат террриториаль бүлекчәсенең IX конференциясе үтте.
Үткән атнада “Кояшкай” балалар бакчасына ЮХИДИ хезмәткәрләре Мухтаров Ф. һәм Гыймалетдинова Г. кунакка килгән иде.
“Кояшкай” балалар бакчасында татар халкының бөек улы, каһарман шагыйрь М.Җәлилнең 15 нче февральдә билгеләп үтелгән 110 еллыгы тантаналы бәйрәм рухында үтте.
Үткән җомгада безнең “Алсу” балалар бакчасында мәктәпкә әзерлек төркеме катнашында беренче тапкыр инглиз телендә “Happy valentines day” (“Гашыйклар көне”) үтте. Балалар бу бәйрәмдә инглиз, татар, рус телләрендә җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, биеделәр һәм уйнадылар. Барлык төркем балаларына да валентинкалар таратылды. Бәйрәм бик күңелле үтте.
Бу көннәрдә “Бердәм Россия” партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсе әгъзалары “Яшь гвардия” яшьләр оешмасы әгъзалары белән берлектә хәрби-патриотик айлык кысаларында Бөек Ватан сугышы һәм хәрби хәрәкәтләр ветераннарына ярдәм итәләр.