Бүген, 2 февральдә Россиядә Хәрби дан – Сталинград сугышында совет гаскәрләренең немец-фашист гаскәрләрен тар-мар итү көне билгеләп үтелә. Быел Сталинград сугышында җиңүгә 73 ел тулды. Тик, кызганычка каршы, Нурлатта әлеге датаны билгеләп үтүчеләр арасында Сталинград сугышының тере шаһитлары гына юк, Сталинград бәрелешләрендә катнашкан соңгы сугыш ветераны гыйнвар аенда вафат булган.