Рус телле укучылар татар йолаларын өйрәнә

2016 елның 5 феврале, җомга

Күптән түгел  Колбай Мораса мәктәбе укучылары Яр Чаллыда үткән “Бер җирдә юк – бездә генә!” дип аталган  фәнни-тикшеренү эшләре төбәк конкурсында катнашып, призлы  урыннар яулаганнар.
Татар халкының гореф-гадәтләрен ачуга нигезләнгән бәйгегә мәктәпнең рус телле укучылары Мария Матвеева белән Ирина Ильина районның татар авылларында яшәп килүче борынгы йолалар турында фәнни-тикшеренү эшләре әзерләгәннәр. Нәтиҗәдә, 10 сыйныф укучысы Ирина Ильина (җитәкчеләре Р.Галиуллина, Р.Хөснетдинова) “Яңгыр теләү йоласы” эше белән 2нче,    9нчы сыйныф укучысы Мария Матвеева (Г.Насыйбуллина, И.Хөснетдинов)  “Авылларда каз өмәсе” дип аталган эше белән 3нче урыннарга лаек булганнар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International