Кибетләрдә бәяләр арту сәбәпле, республика мәктәпләре укучыларына бирелүче ризыкның күләмен киметү яисә арзанлы азык-төлеккә күчү ихтималы зур ди.
Безнең районда мондый проблема булмачак, дип хәбәр иттеләр район мәгариф бүлегендә. Ассортимент та, бәяләр дә үзгәрмәячәк.
– Азык-төлеккә бәя артса да, бездә балаларны ашату бәяләре саклап калыначак, – диделәр бүлектә. – Бүген район мәктәпләрендә чәй, ипи һәм ботка бушлай бирелә, ә менә түләү төшке вакытта туклану 35 сум тора.
Район мәгариф бүлеге җитәкчелеге әйтүенчә, сүз балаларның сәламәтлеге турында барганда ризыкның күләмен киметү, я булмаса арзанлы азык – төлек ашату турында сүз бөтенләй булырга тиеш түгел.