Районда хәрби-патритоик айлык дәвам итә

2016 елның 15 феврале, дүшәмбе

Нурлатның ДОСААФ бүлегеннән хәбәр итүләренчә, узган атна азагында кечкенә калибрлы винтовкадан ату буенча район ярышлары җиңүчеләре – М.Е.Сергеев исмемендәге гимназия командасы Казанда үткән республика ярышларында катнашып кайтты.  ТР ДОСААФының Казан тирында үткән ярышларда нурлатлылар призерлар исемлегенә кермәсәләр дә, ярышлар үсмерләргә яшьтәшләре белән аралашу, тәҗрибә туплау ягыннан бик файдалы булган. Гимназиядә  хәрби-патриотик айлык актив дәвам итә. Биредә 16-17 февральдә Ватанны саклаучылар көненә багышлап сафта җырлап йөрү смотр-конкурсы үтәчәк.
Бу көннәрдә  4 укучыдан торган район командасы полиатлон буенча генерал-майор Ф.Г.Булатов истәлегенә багышлап үткәрелә торган   ТР чемпионаты һәм беренчелегенә әзерләнә. Ярышлар 19 февральдә үтәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International