“Бердәм Россия” партиясенең 5-6 февральдә Мәскәүдә үткән XV съездында катнашкан Татарстан делегациясе составында Нурлат җирле бүлекчәсеннән Якушкино башлангыч бүлекчәсе секретаре Хасибулла Хәмидуллин да бар иде. Без аңардан съезддан алган тәэсирләре белән уртаклашуын үтендек.
– Съездның беренче көнендә без – делегатлар мәйданчыкларга бүленеп эшләдек. Мин “Икътисади сәясәт, эшмәкәрлек инициативасына ярдәм” мәйданчыгында идем, биредә әлеге тармакка кагылышлы иң актуаль мәсьәләләр буенча дискуссия, фикер алышулар үтте, тәкъдимнәр керде. Икенче көнне пленар утырышка җыелдык. Аны “Бердәм Россия” партиясе рәисе, Россия Федерациясе парламенты башлыгы Дмитрий Медведев алып барды. Биредә мөһим карарлар да кабул ителде – быел 18 сентябрьгә билгеләнгән җиденче чакырылыш Дәүләт Думасы сайлауларына кандидатлар тәкъдим итү өчен алдан тавыш бирү Нигезләмәсе, аны үткәрү буенча федераль оештыру комитетының составы расланды. Праймеризларда катнашучыларны тәкъдим итү 10 февральдән 15 апрельгә кадәр дәвам итәчәк дип билгеләнде, ә алдан тавыш бирүләр 22 май көнне 20 мең сайлау участогында үтәчәк. Утырышта шулай ук партия Уставына үзгәрешләр кертелде, партиянең генераль һәм югары советларының, контроль-ревизия комиссиясенең яңа составлары сайланды. Генераль совет составына партиянең Казан бүлекчәсе секретаре, башкалабыз мэры Илсур Метшинның сайлануына да чын күңелдән сөендек. Гомумән, съезд безнең өчен тәэсирләргә бай булып узды, алга таба эшне без биредә күтәрелгән инициативалар, актуаль темалар буенча да дәвам итәчәкбез.