Казан шәһәрендә узган төбәк фәнни конференциясендә Нурлат районы данын гимназиянең 10 сыйныфында укып, “Электротехника” һәм “Радиотехника” түгәрәкләрендә шөгыльләнүче яшь инженерлар Динар Ханиев, Инсаф Гайнуллин һәм Алмаз Фәхретдинов яклады.
Бүген районның 400дән артык мәдәният хезмәткәре үзләренең һөнәри бәйрәмнәре – Мәдәният хезмәткәре көнен билгеләп үтәләр.
Булачак һөнәрне дөрес сайлый белү үз эшеңнең остасы булу өчен бәяләп бетергесез өстенлек.
Бу көннәрдә, 21-25 мартта, “Ледок” балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең хоккей бүлегендә шөгыльләнүче 2004 елгы яшүсмерләр Түбән Новгород өлкәсенең Саров шәһәрендә Идел буе Кубогына уйнатылучы ярышларда көч сынаша.
Нурлат районы ветераннар Советы Татарстанның төбәк ветераннар иҗтимагый оешмасы Җиңүнең 70 еллыгына багышлап үткәргән республика конкурсының өченче этабы нәтиҗәләре буенча 2нче урынга лаек булды.
Якшәмбе көнне Нурлат чаңгычылары Самара өлкәсенең Шентала районы Романовка поселогында үткән чаңгы ярышларында катнашып, призлы урыннар белән кайттылар.
Бүген, 22 мартта Яңа Әлмәт авылында районның Кама аръягы зонасына кергән авыл мәктәпләре арасында Җиңү көненә багышланган район Спартакиадасы узды.
Бүген, 22 мартта Колбай Мораса авылындагы Габдулла Кариев музеенда Нурлат муниципаль районы һәм Нурлат якташлар җәмгыяте оештыру комитетлары Габдулла Кариевның 130 еллыгын һәм Әхмәтзәки Сафиуллинның 120 еллыгын үткәрүгә әзерлек эшләренә багышланган күчмә киңәшмә уздырдылар.
Кичә һәм бүген Нурлат шәһәре халкының мәшгульлеге үзәгендә 12шәр кешелек ике төркем психологик ярдәм буенча дәүләт хезмәте алды.
Узган атна азагында Казанда үткән V Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенында Тукай поселогыннан Альберт Сатдаров белән Иске Әмзәдән Алмаз Шәйдуллин катнашып кайтты.