Узган атна азагында Казанда үткән V Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенында Тукай поселогыннан Альберт Сатдаров белән Иске Әмзәдән Алмаз Шәйдуллин катнашып кайтты. Бу уңайдан без Алмаз Шәйдуллинның фикерләрен белештек. Аның фермасында бүгенге көндә 64 баш мөгезле эре терлек асрала.
– Җыенда беренче генә катнашуым, шуңа да ул миңа масштаблылыгы ягыннан да, катнашучыларның географиясе, күтәрелгән мәсьәләләрнең күптөрлелеге һәм мөһимлеге буенча да гаҗәеп зур тәэсирләр калдырды, - ди фермер. – Җыен кысаларында Теләче районында булып, андагы фермерларның эшчәнлеге белән дә таныштык. Нигездә мөгезле эре терлек асрау белән шөгыльләнгәнлектән, мине бу тармак аеруча кызыксындырды. Күптән түгел 14 баш тай да алып җибәргән идем, шуңа да атчылык буенча да шактый кызыклы мәгълүмат алдым. Гомумән, Россиянең төрле төбәкләреннән җыелган эшмәкәрләрнең һәркайсының бүлешер тәҗрибәсе, кызыклы мәгълүматы җитәрлек, телефоннар алмаштык, соңрак урыннарга барып та эш тәҗрибәләрен өйрәнергә мөмкин булачак. Пленар өлештә дә сөйләшү җитди булды, биредә авыл эшмәкәрләренең авылларны саклап калуда роленең мөһим булуы ассызыкланды. Үзем исә эшләсәң барына да ирешергә була, дигән нәтиҗәгә килеп кайттым. Бу исә һичшиксез эшкә зур стимул бирә.