Нурлат халкының мәшгульлеге үзәгендә эшсезләргә психологик ярдәм күрсәттеләр

2016 елның 22 марты, сишәмбе

Кичә һәм бүген Нурлат шәһәре халкының мәшгульлеге үзәгендә  12шәр кешелек ике төркем психологик  ярдәм буенча дәүләт хезмәте  алды. Казанның “Мастер Профи” ОООсы психологы Ирина Зайцева үткәргән тренинг-дәрес нигездә эшсезләрнең эш эзләү буенча позициясен активлаштыру, һөнәри яктан үзләрен күрсәтүгә комачаулык итүче психологик проблемаларның актуальлеген киметү, яшәп килүче шартларга җайлашуларын булдыруга юнәлтелгән иде. Мәшгульлек үзәгендә әйтүләренчә, биредә мондый төр дәүләт хезмәтенә эш урыннарыннан кыскартылганнарны, пенсия алды яшендәгеләр, мөмкинлекләре чикләнгәннәр һәм ярдәмгә аеруча мохтаҗ башка  категорияләрне җәлеп итәргә тырышалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International