Казан шәһәрендә узган төбәк фәнни конференциясендә Нурлат районы данын гимназиянең 10 сыйныфында укып, “Электротехника” һәм “Радиотехника” түгәрәкләрендә шөгыльләнүче яшь инженерлар Динар Ханиев, Инсаф Гайнуллин һәм Алмаз Фәхретдинов яклады. КНИТУ-КАИ тарафыннан уздырылучы “ИНТЕЛЛЕКТ – 2016” конкурсы абруйлы һәм биредә катнашучыларның саны да ел саен арта бара. Чөнки икенче турга узган укучыларның барысына да 3, 3нче урын алучыларга 5әр, икенче һәм беренче урыннар өчен 8, 10ар балл бирелә. Бу баллар укырга кергәндә гомуми БДИ нәтиҗәләренә өстәләчәк! Шуңа күрәдер йомгаклау этабына 70 укучы гына чакыру алган булып чыкты. Биредә Динар белән Инсаф үз проектларын яклап 3әр балл, ә Алмаз икенче урын өчен 8 баллга ия булып, җитәкчеләре Хәлим Алимов һәм Фәниз Гаязовны шатландырдылар.