Бүген, 22 мартта Колбай Мораса авылындагы Габдулла Кариев музеенда Нурлат муниципаль районы һәм Нурлат якташлар җәмгыяте оештыру комитетлары Габдулла Кариевның 130 еллыгын һәм Әхмәтзәки Сафиуллинның 120 еллыгын үткәрүгә әзерлек эшләренә багышланган күчмә киңәшмә уздырдылар.
Киңәшмәдә район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль һәм мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Әлфия Галәветдинова, Нурлат якташлар җәмгыяте җитәкчесе Фәрит Мифтахов, Г.Кариев исемендәге яшь тамашачы театры директоры Мансур Ярмиев, “Ислам динен кабул итүгә 1000 ел” мәдрәсәсе директоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин һ.б. катнашты. Киңәшмәдә якташыбыз Габдулла Кариевның 130 еллыгына багышланган чаралар үткәрү мәсьәләләре уртага салып сөйләшенде, Әхмәтзәки Сафиуллинга багышлап 12 майда укулар уздыру буенча фикер алышынды. Мәртәбәле кунаклар район вәкилләре озатуында Кизләү авылындагы тарихи мәчет, атаклы мәдрәсә белән дә таныштылар.